15 март көнне Базарлы Матак мәктәбендә математика циклы проектларын яклау узды. Чыгыш ясаучыларны математика, информатика, физика укытучылары һәм мәктәп директоры кергән жюри составы бәяләде. Проект өстендә эшләү проблемаларны чишүгә, үз-үзеңне табуга, мәгълүмат ресурсларын куллануга, социаль багланышларга, технологик һәм коммуникатив компетентлыкка әзерлекне үстерергә мөмкинлек бирә, ягъни 21 гасыр кешесен формалаштыруга ярдәм итә. Быел 5, 8-9 нчы сыйныфлардан 17 дән артык бала катнашты. Мәктәп укучылары тарафыннан 12 проект әзерләнде. Проектларны әзерләү һәм яклау дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Алар арасында эчтәлеге буенча төрле фәннән мәгълүмати, иҗади тикшеренүләр бар. Балаларны математика укытучылары Фәйзуллина Г. һәм Шәйхетдинова Г., физика укытучылары Абдуллин А., Ситдыйкова Н. информатика укытучысы Зәйнуллина Э. әзерләде.