Ел башыннан алып күчемсез милек реестры Татарстанның 54 торак пункты чикләре белән тулыланды.

2019 елның 16 марты, шимбә

Законнар нигезендә торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча функцияләр җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Теркәү органы ЕГРНга мондый чикләр турында ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә мәгълүмат кертә.

«Торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр генераль планнар белән билгеләнә. Моннан берничә ел элек закон чыгаручы әлеге мәгълүматларны ЕГРНга тапшыру процедурасын гадиләштерелде һәм җир төзелеше объектлары планнарын әзерләү таләп ителми. Моның урынына генпланга торак пунктларның чикләрен график тасвирлау мәҗбүри рәвештә куела»,- дип аңлатып үтте ТР буенча Кадастр палатасы директоры Алмаз Абдрахманов.

Әмма, аның сүзләренә караганда, эшләрне башкаруның мондый темплары булганда, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган күрсәткечләргә ирешү авыр. «Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую» максатчан моделе нигезендә, 2019 ел ахырына ЕГРНда торак пунктларның чикләренең 65%, ә 2020 ел ахырына - 80% турында мәгълүмат булырга тиеш.

Торак пунктларның төгәл билгеләнгән һәм тасвирланган чикләре кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетларга кирәк. Бу җир кишәрлекләрен бирү һәм алу, төрле билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү турында карарлар бирү, стратегик планлаштыру документларын булдыру.

“ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитетларга чикләрнең график тасвирламасын үз эченә алган документны алдан тикшерү рәвешендә ярдәм тәкъдим итте, чөнки аларда еш кына җир кишәрлекләре белән кисешү очраклары ачыклана, ә бу мәгълүматларны кертүдән баш тарту һәм хаталарны төзәтүгә вакытны югалту", - дип сөйләде Алмаз Абдрахманов. Ел башыннан бирле алшартлар торак пункт чикләре координаталарын үз эченә алган 300гә якын документ узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International