Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алмашлыгын ныгыту, Татарстан һәм үз гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аңны формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максаты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын уздыра.
Конкурста катнашу өчен сайлап алу вакыты, шартлары һәм критерийлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми http://arhiv.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
Конкурста биш яшь төркемнәре буенча теләгән һәркем катнаша ала:
1 Төркем -гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары
2 Төркем -гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары
3 Төркем -гомуми белем бирү оешмаларының 9 - 11 сыйныф укучылары
4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары
5 төркем-18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар
Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурста катнашырга теләүчеләрне муниципаль архив бүлегендә көтеп калабыз