Тәрбия эшләре буенча семинар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары узды. Семинарның темасы: "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге". 3А, 4А сыйныф җитәкчеләре Вафина Л. И. һәм Красильникова В. В. ата-аналар җыелышын күрсәттеләр, мәктәп психологы Вассунова А. С. психологик тренинг үткәрде, 2Б сыйныф җитәкчесе Гарипова В. И. "Минем гаиләм" дигән дәрестән тыш чара, татар теле укытучылары "Әбием сандыгы" дигән чара, музыка укытучысы Хәбибуллина Ф. Г. 3 сыйныф укучылары белән "Кич утыру" чарасын үткәрде. "Кич утыру"фольклор чарасын "Сударушка" район вокаль ансамбле бизәде. Семинар югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International