"Туган тел көне”

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Югары Колчурино авылының «Кыңгырау " балалар бакчасында балалар өчен «Туган тел көне»дип исемләнгән күңел ачу-танып-белү чарасы оештырылды. Ул туган телгә, шулай ук башка телләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Балалар белән җирдә төрле милләт кешеләре яшәве һәм төрле телләрдә сөйләшүләре турында әңгәмә үткәрелде. Һәр халык үзенең телен, гореф-гадәтләрен кадерли. Балалар төрле милләт костюмнары белән таныштылар, “Җир балалары дус” хор уенын уйнадылар,хәрефләрдән иң кадерле булган  «әни, «Ватан», «Тынычлык» дигән сүзләрне җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International