Татарстанда агроиминләштерү аеруча мөһим

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә  шул  хакта  сөйләшү  булды.  Фикер алышуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков,   «РСХБ-Страхование» иминләштерү компаниясе” АҖенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе     Санкова,    «ВСК» САО  Казан  филиалы  директоры  урынбасары Светлана Луговнина,     «Согласие» иминләштерү компаниясе”  ҖЧҖенең Татарстан  Республикасы филиалы корпоратив  иминләштерү  бүлеге  башлыгы    Айрат Хәкимов  һәм    Талисман» иминләштерү берләшмәсе” АҖенең корпоратив  иминләштерү  бүлеге  башлыгы    Юлия Сорокина катнашты.

Очрашу  барышында  яклар  “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” 2011  елның  25 июлендәге 260-ФЗ  номерлы Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелүгә бәйле  рәвештә,   Татарстанда  агроиминләштерүне  үстерү  перспективалары турында  сөйләштеләр, иминләштерү продуктларына  тәкъдимнәрне карадылар  һәм  агмыдагы  елга  авыл  хуҗалыгы  культураларын үстерүнең  төп  юнәлешләрен  билгеләделәр.    

Искәртеп  узабыз, Татарстанда  агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме  программасы  эшли,  аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре иминият премияләрен  түләүгә чыгымнарның  95%ына кадәр  кайтара  алалар.     

Авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре агроиминләштерү  өлкәсендәге  дәүләт  ярдәме  мәсьәләләре  буенча  Министрлыкта  (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша консультация  алырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International