«Бердәм исәп – хисап үзәге - «Татэнергосбыт» ҖЧҖ авыл җирлекләре биргән мәгълүматларга караганда, ККК хезмәте өчен түләүләрне исәпли.
Шул ук вакытта 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт коммуналь хезмәтләргә кертелгән.
РФ Торак кодексының 153 статьясы нигезендә:
Гражданнар һәм оешмалар торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулысынча акча түләргә тиеш.
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында " 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль Законның 24.7 статьясындагы 4 пункты нигезендә ККК милекчеләре эшчәнлек зонасында региональ оператор белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә тиеш.
Килешү төзү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 12 ноябрендәге 1156 номерлы карары белән расланган каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләре белән каралган», аның нигезендә төбәк операторы потенциаль кулланучыларга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә «җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль закон нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча барлык кулай ысуллар белән хезмәт күрсәтүгә шартнамә төзү кирәклеге турында ,шул исәптән тиешле мәгълүматны үзенең рәсми сайтында урнаштыру юлы белән www.clcity.ru Интернет «мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә»,шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзү турындагы тәкъдимнәрне һәм типовой килешү текстын бастырып чыгару юлы белән хәбәр итә.
Хөрмәтле авыл җирлеге халкы! Квитанц яләрне вакытында түләүегезне үтенәм ."Экосервис» ҖЧҖ Әлки районы буенча КК и чыгару башкаручы булып тора һәм исәпләү буенча барлык кисәтүләрне чүп җыючылар эшен 8-987-263-77-32 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.
Расланган тариф-күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләргә аена бер кешегә 71,95 сум, индивидуаль торак төзелеше халкына аена бер кешегә 78,05 сум.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2018 ел, №10-190 карары нигезендә, юридик затлар өчен бердәм тариф м3 тан НДС белән 439,03 сум билгеләнгән.