Мәйдандан иртәдән музыка яңгырады, җанлылык хөкем сөрде. Сабантуйны оештыручылар, мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре, яшьләр үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм чакырылган җырчылар чыгыш ясыйсы, төрле уеннар оештырыласы мәйданчыкларны әзерләп бетерергә ашыга. Мәйданда күңелле шау-шу ишетелә.
Менә Сабантуй мәйданы түренә Айзирәк Мисалова чыга һәм бәйрәмнең башлануын игълан итә:
–Якынрак килегез, авылдашлар, Сабантуйны башлап җибәрик һәм күңелле итеп үткәрик. Ярышларда катнашырга куркып тормагыз, җиңүчеләрне бүләкләр көтә бит, – диде ул.
Сабантуй белән бәйрәмгә җыелучыларны Түбән Әлки авылы җирлеге башлыгы Рифкать Ибраһимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идаврәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев, “Яшь көч” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов котлый. Рифкать Ибраһимов авыл җирлегенә керүче торак пунктларда “Иң матур һәм төзек өй” дигән конкурс үткәрелүен әйтеп, җиңүчеләрне игълан итә. Өйләре матур булган, урамны, авылны бизәп торган Илфат Саттаров (Түбән Әлки), Ләмига Хәйретдинова (Югары Әлки), Урта Әлкидән Гөлсинә Гайфуллина һәм Татар Суыксуыннан Лилия Яруллина уңганлыклары, чисталыкны яратулары өчен бүләкле булдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Югары Әлкидән Разия апа Җәббарованы да бүләкләде. Разия апа – җирлекнең иң озын гомерле кешесе. Аңа 93 яшь тула. Гомер буе башлангыч сыйныфларда укытып, күп буын әлкилеләрне укырга-язарга өйрәткән мөгаллимә ул. Түбән Әлкидән Резидә һәм Рөстәм Зәйнуллиннар яшь гаилә буларак бүләк алды, ә Фәнилә һәм Руслан Зариповларның кызы Азалия Түбән Әлкинең иң кечкенә баласы икән. Аңа да күчтәнеч эләкте.
Билгеле, хезмәт алдынгылары Сабантуй мәйданының түрендә булдылар. Аларга бүләкләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге начальнигы Әсхәт Сәгъдиев, “Яңа көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов тапшырды.
Көн искиткеч матур иде. Кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, сөйләшеп утырдылар, хәл-әхвәлләрен сораштылар, шулай ук мәйданда барган төрле ярышларны күзәттеләр, җиңүчеләрне алкышладылар. Әнә бер потлы гер күтәрүдә беренчелекне Данис Фәсәхов яулады. Кул көрәштерүдә Илсөяр Хәмәтшина җиңеп чыкты. Бөек багана башына Илнар Хәйретдинов менеп җитте (алар барысы да Түбән Әлкидән). Атлар чабышында Илдар Гатыйпов үз аты белән беренче килде, Минзакир Шәяхмәтов һәм Андрей Николаев (ул Түбән Әлкидән Гобәйдуллин Фәрит атында чапты) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Мәйданда төрле ярышлар, уеннар оештырылды: яше дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп аркан тартышты, йөмырка куйган кашыкны авызларына кабып узыштылар, чүлмәк ваттылар, катыктан тәңкә эзләргә, капчык киеп йөгерергә теләүчеләр дә күп иде.
Шулай да Сабантуйның төп вакыйгасы – көрәш. Әлкилеләр бил алышучы авылдашлары өчен җан атып, аларга көч биреп утырдылар. Көрәштә Фердинат Баһауов (Югары Әлкидән) җиңү яулады. Икенче урында – татар Суыксуыннан Илдар Садыйков, өченче урында – Ташбилгедән Рафат Хәйбуллин. Шулай итеп, төгәл алымнар, матур көрәш күрсәтеп, Фердинат Түбән Әлки Сабантуеның абсолүт батыры булды.
Нинди бәйрәм җыр-биюсез үтсен инде. Бу Сабантуйда да якташларын үз чыгышлары белән сөендергән талант ияләре күп иде. Фәнил Мисалов, Разит Минһаҗев, кунаклар Фәния Гайнетдинова, Мәдинә Сабирова, Югары Әлкидән Мирза Хәйруллин һәм башкалар чыгышларын тамашачылар алкышлар белән бәяләделәр. Ә җырчы һәм биючеләргә Сабантуй бүләге тапшырылды.
Күренеп тора, Сабантуй һәркемгә әйбәт кәеф бүләк итте. Туганнарың белән очрашып, дуслар белән аралашып ял итүдән дә яхшы нәрсә бар?!