Якын дуслар, туганнар бәйрәме

2012 елның 23 июне, шимбә

Бәйрәмнәрнең төрлесе була, әмма сабантуй – аеруча күңелле, киң һәм зур бәйрәм ул. Бу көнне һәркем табигать кочагына, дус-туганнары арасына ашыга, иптәшләре белән күрешә. Сабантуй – бердәмлек бәйрәме, чөнки анда катнашкан һәркемне шушы җирдә, шушы авылда дөньяга килү, бер үк урамнарда тәгәрәп үсү, шунда хезмәт кую яисә, читкә киткәнсең икән инде, сагынып кайту факты берләштерә.

Карга авылы  сабантуенда да шундый рух хөкем сөрде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев ачып җибәрде. Аннары авылдашларны һәм кунакларны Ирек хәзрәт тәбрикләде. Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары – район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев котладылар, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүләрен теләделәр.

Каргада атлар асраучы Гатин Газыйм абый ел саен Сабантуйга ат әзерли. Үз авылы Сабантуенда быел аның дүрт аты чапты, улы Гамил иярләгәне беренче булып килде. Икенче урынны гына Нотфуллин Айдарга биреп, калган урыннарны да Газыйм абый атлары бүлеште.

Авыл Сабантуе – уңган, матур эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк күрсәткән якташларны данлау мәйданы да ул. Әнә “Бөек ана” номинациясен уйлап тапканнар Каргада – бу исемгә биш бала табып үстергән Миңҗиһан апа Вәлиева лаек дип табылган. Күп бала үстергән Гатина Нәзирә, Гафиятуллина Миңлегөл, Хөсәенова Хадичә, Яхина Бәян, Сафина Оркыя апалар (исемлектә барлыгы 11 кеше) да бүләкләнделәр бәйрәмдә.

Авылның иң өлкән кешесе – 94 яшьлек Гыйбадуллина Нурсабах апага (үзе килә алмаган, яше олы бит), үткән ел Сабантуеннан соң дөньяга килгән сабыйлар Азалия, Самат, Самира, Гүзәл һәм Илназга да бүләкләр бирделәр. Бергәләр 30–50 шәр ел яшәгән ир-хатыннар, соңгы елда лаеклы ялга чыгучылар, 60–85 яшьләрен тутырган юбилярлар да игътибарсыз калмады.

Шушы бер елда Каргада туып буй җиткергән 9 яшь кеше гаилә корырга өлгергән. Дөрес, аларның икесе генә авылда төпләнгән, калганнары – кызлар, кияүгә китеп, кайсы кая таралган. Ә менә Мансур белән Гөлсинә Гатиннар, Рифат һәм Рамилә Гәрәевлар, Айрат һәм Алсу Гайфуллиннар яңа өйләр төзеп кергәннәр, Илдар һәм Гөлназ Шәйхетдиновлар, Айрат белән Алсинә Хисмәтовлар да өй туе үткәргәннәр.

Сабантуй мәйданына Карга мәктәбенең иң яхшы укучылары Хисмәтова Гөлкәй белән Шәйхетдинов Салават, авылның яшь спортчылары да чакырылды, шушы арада туган көннәрен үткәрүчеләрне дә алкышлады мәйдан. Уңганнар хөрмәтенә җырлар яңгырады. Карга авылы халкын һәм кунакларны танылган җырчы Лилия Муллагалиева, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Ләйсән Зарипова, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Төрле уеннар, ярышлар да үткәрелде. Көрәштә батыр – көчле егетләр дә көч алышты. Сабантуйның абсолют батыры – дәү әтисенә кунакка кайткан Хәсәнҗанов Илдар җилкәсенә тәкә “менеп кунаклады”.

Кыскасы, бик күңелле булды Карга Сабантуенда. Халык рәхәтләнеп ял итте. Ә шушы бәйрәмне оештыручылар өчен тынгысыз эш көне булды ул. Дөресен генә әйткәндә, Сабантуй кебек зур чараны бер-ике көндә генә оештырып үткәрергә алмыйсың. Авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәлиева Мәдинә, Фәттахова Гөлназ, Кәримова Айсылу, Хәсәншина Гөлчирә, Яхина Флера бер ай алдан диярлек төрле әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр – бүләкләрне кайгытканнар, буйыйсын буяп, тегәсен теккәннәр. Мәйданда да бу кызлар тик тормадылар – уеннарны оештырып, авылдашларын төрле ярышларга катнаштырып йөрделәр алар. Ә авыл фельдшеры Галиева Роза ул-бу була калмасын дип, беренче медицина ярдәме күрсәтергә әзер булып шунда кизү торды.

Үзләренчә күңелле итеп үткәрделәр каргалылар Сабантуйны. Бердәм икәнлекләрен, эшли дә, ял да итә белүләрен, бер-берсенә туганнарча, дусларча мөнәсәбәтләрен кабат шушы мәйданда күрсәттеләр алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International