Район мәктәпләре, уку елы тәмамлануга, укучылары белән хушлашырга ашыкмыйлар: җәйге каникуллар башлангач, 27 мәктәп яны лагере эшли башлаган, боларга тагын 12 хезмәт һәм ял лагере кушып санарга кирәк. Һәм, билгеле инде, “Яшь имәннәр” сәламәтлекне ныгыту лагере да үз эшен башлап җибәрде. Әлеге лагерьларда барлыгы 390 бала оешкан төстә ял итә.
Лагерьларда көндәлек режим урнаштырылган, анда эшләүче педагоглар балалар ялын оештыруның күп чаралар, һәртөрле күңелле уеннар кертелгән, планын төзеп куйганнар. Әйтик, лагерьгә килгәннең беренче көнендә балалар медицина тикшерүе үтә, отрядларга бүленә. Аннары шулл отрядларга исем кушу, девиз уйлап чыгару, отряд җырын өйрәнү кебек күмәк эшләр башлана. Алар балаларга үзара танышу һәм дуслашу мөмкинлеге бирә. Отряд вожатыйлары малайлар һәм кызлар белән төрле уеннар, конкурслар, урманнарга, истәлекле урыннарга кызыклы юэкскурсияләр үткәрәләр.
Нигездә күңел ачу, ял итү программалары охшаш булса да, һәр лагерьнең үзәнчәлеге бар. Әйтик, Нәби Дәүли исемендәге гим назия каршында оештырылган “Кояшкай” лагере биредә ял итүчеләргә өстәмә рәвештә инглиз теле белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Төрле уеннар, конкурслар инглиз телендә үткәрелеп, бу фән буенча балаларның белемнәрен тирәнәйтәләр. Лагерьга 40 бала йөри. Билгеле, җәй көннәрендә дә чит тел белән шөгыльләнү алар өчен бик файдалы.
“Яшь имәнәр” савыктыру лагерендә 7–15 яшьлек 52 бала ят итә. Профильле сменага уку алдынгыларын, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңгән укучыларны чакырганнар. Урман кочагында саф һава сулап ял итүгә ни җитә! Ашау-эчү дә әйбәт оештырылган, һәркөнне спорт ярышлары, күңелле чаралар уздырыла.
Шул ук аланлыкта 27 июньнән балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе “Чемпион” дип аталган палаталы спорт лагере ачып җибәрә. Җиде көн буе 10 бала табигать кочагында палаталарда ял итәчәк. Нәкъ туристлар кебек инде менә.
Районның мәшгульлек үзәге дә җәйге ялларда укучыларга акча эшләү мөмкинлеге тудырган. Балаларга районның 8 оешмасы һәм ТҮбән Кәчи авыл җирлеге эш урыннары тәкъдим итә. Урманнарда, мәктәп һәм авыл территорияләрендә төрле эшләр башкарган укучыларга аена 850 сум акча түләнә. Бүгенге көндә шундый эшләр башкарган 199 укучының 62се хезмәт хакы алган да инде.
Җәй – күңелле дә, ата-аналар өчен тынгысыз да вакыт. Балаларның ялын ничектер оештырырга кирәк бит. Кемдер улын я кызын ерак лагерьларга җибәрә, кемдер авылда гына ял иттерә. Шул уңайдан район эчке эшләр бүлеге ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, түбәндәге мәгълүматны җиткерә: җәйге лагерьларда эшне оештыруда җитешсезлекләргә тап булсагыз, 02, 020, 20-102 номерлары белән яисә яшьүсмерләр өчен 8-800-2000-122 телефонына шылтыратып, дәгъвагызны җиткерә аласыз.