Нәни пассажир өчен махсус урын

2012 елның 23 июне, шимбә

Бала пассажирларның җәрәхәтләнү күрсәткечләренә автомобильдә баланы тотып тору җайланмасы булу-б-лмау да роль уйный. Шундый җайланмасы юулмаган машиналарда быел 3 баланың гомере өзелде. 1 марта Казан-Оренбург юлында “Дэу Нексия” автомобиле автобус белән бәрелешкәч, машинадагы 8 яшьлек бала шунда ук үлә, ә тугыз һәм сигез яшьлек ике пассажир каты җәрәхәтләнә. Машинада бер генә балалар креслосы да булмый.

Шул ук көнне Азнакай районында ике җиңел машина бәрелешә. “Тугызлы” жигулиның кечкенә пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында үлә, ә шофер һәм тагын бер 8 яшьлек пассажиркыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә. Машинада шулай ук баланы тотып тору җайланмасы булмый. Һәм мондый мисалларны тагын китереп булыр иде.

Машина йөртүче шуны онытмасын иде: 50 км/сәгать тизлек белән барган автомобиль берәр нәрсәгә килеп бәрелгәндә пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта! Димәк, 10 кило авырлыктагы сабый 300 килограммлы “йөк”кә әйләнә! Билгеле, аны берничек тә кулда тотып калып булмаячак. Машинага балалар урындыгы урнаштыру шуңа күрә аеруча мөһим: алардан файдалану аварияләрдә үлүче балалар санын 54 процентка, яралану  куркынычын 76 һәм авыр яралануларны 92 процентка киметә.

РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре 12 яшькәчә баланы машинада баланы тотып тору җайланмасы булганда гына утыртып йөрүне рөхсәт итә. Бу таләпне үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә штраф салына (ел башыннан республика юлларында шундый таләп бозулар саны 26 меңнән арткан!).

Машинасына пассажир алган кеше үз өстенә зур җаваплылык та ала. Кечкенгә пассажир утырттыңмы, аның гомере һәм сәламәтлеге турында тиешенчә кайгыртырга тиешсең. Баланы тотып тору җайланмасын сатып алмыйча янга калдырылган акча олылар ваемсызлыгы аркасында һәлак булган баланың гомерен кире кайтармаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International