Әлеге коллективның барлыкка килүендә һәм әлкилеләр арасында танылып өлгерүендә сугышчы-интернационалистларның район оешмасы, бигрәк тә аның җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдиновның өлеше зур. Ансамбльгә бер-әерсен аңлап, коллектив буларак тупланып эшләрдәй сәләтле яшьләрне табу, аларны сыйфатлы (һәм кыйммәт!) музыка кораллары белән тәэмин итү, сәхнә киемнәре юнәтү, егетләрнең төрле сәхнәләрдә чыгышларын оештыру шулай ук күпмедер дәрәҗәдә аның тырышлыгы нәтиҗәсе.