Авыл мәктәбендә белем алганнан соң Костя Димитровград шәһәрендәге һөнәр училищеларының берсенә кереп, газ һәм электр белән эретеп ябыштыру серләренә өйрәнә. Төрле тармакларда кирәге чыга торган белгечлек бу. Укуны тәмамлагач, ул “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләп алырга, шуның белән белемнәрен практикада ныгытырга өлгерә. Ә 30 июньдә аны армиягә алалар.
Ир бала туу һәр гаилә өчен сөенеч. Аның сау-сәламәт булып үсеп җитүе тагын зур шатлык. Костяның әнисе Марина Аркадьевна һәм әтисе Алексей Владимирович та горурланалар ир бала үстерүләре белән. Армиягә озатканда, билгеле инде, кайда хезмәт итәр, ниндирәк частькә, командирга эләгер, дип борчылалар. Ләкин юкка икән: Константин хәрби хезмәтен элеккеге СССРның иң матур республикаларының берсе булган, ә хәзер мөстәкыйль дәүләт Әрмәнстан Республикасында дислокацияләнгән частьтә үтә.
Ә күптән түгел часть командиры подполковник С.Прицак солдатның әти-әнисенә рәхмәт хаты җибәрә. Әлеге хатта ул Константин Ивановның тәртипле солдат икәнлеген, хәрби антына тугры булуын, тиешле таләпләрне һәрвакыт үтәвен хәбәр итә. “Улыгыз Константин Алексеевич һәрвакыт гадел һәм сабыр, куелган бурычларны үтәгәндә төпле инициатива күрсәтә. Командирлары әмерләрен берсүзсез үти. Гаскәри дуслыкны саклый белә.
Һәркемнең горурлыгын, намусын хөрмәт итә, үзенә һәм башкаларга карата тупаслыкны, мыскылны өнәми. Коллективта ихтирамлы”,–дигән командир үз хатында һәм болай дип өстәгән: “Бүгенге көндә шуны әйтә алам: сезнең улыгыздан әйбәт ватан сакчысы һәм яхшы кеше чыккан. Подразделениебез идарәсе исеменнән сезгә шундый ул үстергән өчен зур рәхмәт әйтәсем килә”.
Подполковник үз частьләрендә иптәшләрчә мөнәсәбәтләр урнашуы, егетләргә хезмәт итү өчен яхшы шартлар тудырылуы турында да әйтеп үткән. Һәм аның сүзләре дөрес тә бугай, чөнки Константин бер еллык хезмәте беткәч тә шунда калырга, контракт буенча хезмәт итәргә карар кыла. Әти-әнисе улларының бу теләгенә каршы килмәгәннәр:
–Костя күп нәрсәне үзе хәл итәргә өйрәнеп үсте, без аның теләк-карарларын һәрчак хөрмәт иттек. Бу юлы да шулай булды. Улыбыз хезмәтен дәвам итәргә теләгән икән, димәк, армиядә үзен әйбәт хис итә,–ди егетнең әнисе Марина Аркадьевна. Аның бу сүзләрендә аналарча сабырлык та, улы белән горурлану да сизелә.