Халыкара урман көне

2019 елның 22 марты, җомга

Базарлы Матак мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары өчен "Әлки урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе урынбасары Людмила Дмитриевна Желтухина сыйныф сәгате үткәрде. 1971 елдан башлап Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 21 мартка  туры килә. Аны уздыру инициаторы Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе булды, ә бу көннең рәсми статусын БМОның Генераль Ассамблеясы раслады. Бу датаны сайлау  очраклы түгел. Көньяк ярымшар  өчен ул көзге көн белән төннең тигезлегенә  туры килә, ә Төньяк ярымшарда - язгы көн — төн тигезлеге белән. Чараны үткәрү максаты-бөтен җирдә яшәүчеләргә Урман һәм башка төрле яшел үсентеләрне саклауның мөһимлеге, аларны рациональ һәм дөрес куллану кирәклеге турында искәртү. Бу көнне дөньяның күп кенә илләре агач утырту белән бәйле массакүләм чаралар, төрле агитация һәм мәгълүмати-агарту кампанияләре нигезендә уздыра. Һәм бу бик җитди әһәмияткә ия. Чөнки урманнарны саклау Җир экологиясенең төп постулатларының берсе һәм планетада тормышны саклауның нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International