Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен булдыру максатыннан планлы янгын эвакуациясе узды. Практик өйрәнү эвакуациясе башлануы булып сигнал яңырады, автоматик янгын сигнализациясе эшләде. Мәктәп персоналы тарафыннан бинадан укучыларны эвакуацияләү оештырылды, барлык укучылар һәм педагоглар тревога сигналы буенча мәктәп бинасыннан эвакуация чыгу юллары буенча тиз арада чыктылар. Педагоглар кеше санын барлау үткәрделәр һәм балалар саны турында белешмә бирделәр. Кеше санын барлау барышында бинада беркемнең дә калмавы, барысының да тиешле норматив вакытында эвакуацияләнүе билгеләнде.
Иң мөһиме балаларга паниканың иң куркыныч дошман, һәм кайвакыт ул вәзгыятьне реаль бәяләргә һәм дөрес эшләргә комачаулавын аңлату иде.