17 март көнне Кошки авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Концерт ретро стилендә узды. Сәхнәдә бу кичтә ниндидер гадәттән тыш хәлләр булды: номерлар бер – бер артлы бертуктамый торган ретро-хатирәләр ясап, бер дулкында тибрәлде.