WorldSkills халыкара хәрәкәтенә багышланган сыйныф сәгате.

2019 елның 23 марты, шимбә

21.03.19 нчы елда Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 11 нче сыйныфында "WorldSkills" (Эшче куллар өчен Олимпиада) быел җәй Казанда узачак халыкара хәрәкәтенә багышланган ачык сыйныф сәгате узды. Укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң кая укырга керергә теләүләрен планнары белән уртаклаштылар, һөнәрне дөрес сайлауның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук сыйныф җитәкчесе Шәфигуллина Р. М. укучыларны хәзерге хезмәт базарында  кирәкле һөнәрләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International