Югары Әлморза мәктәбе укучыларының казанышлары

2019 елның 23 марты, шимбә

Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Малышев Вячеслав " Тере классика»Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының район этабында җиңүче булды.Укытучысы  беренче квалификация категорияле рус теле укытучысы Нутфуллина Фәнүзә Зиннәт кызы.

4 сыйныф укучысы Сәгъдатшина Адилә 1-6 сыйныф укучылары өчен математика буенча республика фән олимпиадасы җиңүчесе булды.  Укытучысы  беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйльфанова Равилә Минзагид кызы.

Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары коллективы мәктәп театр коллективларының инглиз телендә фестиваль-конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды һәм I дәрәҗә мәгариф идарәсе дипломы белән бүләкләнде. Инглиз теле укытучысы Гатыпова Рәзилә Нияз кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International