«Туберкулезга каршы прививка кирәкме?», «Мин исәнлегемне саклыйм һәм үземә үзем булышам», «Туберкулез турында нәрсә белергә кирәк», «Үзебезне туберкулездан саклыйк» темалары буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Шулай ук әлеге мәктәп укучылары арасында рәсем конкурсы игълан ителде.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан 23 март көнне Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе территориаль бүлек белән берлектә һәм «Базарлы Матак РҮХ» ДАССОның баш табибы Одушкина С. В., педиатр Нәбиуллина Э. А. катнашында зур чара оештырдылар. Чарага әзерлек мәктәпкә керү юлыннан ук башланды: шарлардан көн символы булган ак ромашкалар ясалган һәм эленгән иде. Укучыларның киемнәрендә ак ромашка эмблемасы балкыды. Мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр һәм туберкулез турында кыскача мәгълүмат белән сценарий әзерләделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Одушкина С. В., район хастаханәсе педиатры Нәбиуллина Э. А., Роспотребнадзор вәкиле Абзалов А. Ф. һәм мәктәп директоры Яруллина Ф. Г. безнең илдә туберкулезга каршы көрәшне көчәйтү мөһимлеге турында, әлеге өлкәгә хакимият органнарын, җитештерү коллективларын, шулай ук гражданнарны җәлеп итү кирәклеге турында чыгыш ясадылар. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе коллективы, гимназия директоры һәм шәфкать туташына, шулай ук балаларга аларның гражданлык активлыгы һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерделәр. Туберкулез белән көрәш-һәр кеше үз алдына куелырга тиешле бурыч. Үзегезнең һәм балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз.
Чара күңелле бию - флешмоб белән тәмамланды, анда барлык теләүчеләр һәм күккә ак шарлар җибәрделәр Аннары мәктәп фойесында конкурс өчен балалар рәсемнәре белән таныштылар. Конкурс нәтиҗәләре 15 апрельдән соң билгеле булачак, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Чара танып-белүөчен генә түгел, мавыктыргыч да узды. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары бу чарада актив һәм зур кызыксыну белән катнаштылар.
Әлеге чаралар моның белән генә төгәлләнмәде, тагын бер мәктәп һәм Базарлы Матак авылының балалар бакчасы шундый чаралар оештырырга теләк белдерде инде.