2018 елның 15 ноябрендә Россия Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясендә аналог телевизион тапшыруларны туктатып тору турында Карар кабул ителде һәм өзү планы расланды. Татарстан Республикасында өзү 2019 елның 3 июненә планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре булдырылды, ул үз эченә 87 алдынгы станцияне ала. Әлеге челтәр республика халкының 99,2% өчен 20 Гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеге белән тәэмин итә.
«РТРС» ФДУП филиалы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында 157 торак пункт билгеләнде, аларда цифрлы эфир телетапшыруларының сигналын кабул итү булмаячак.
Әлеге торак пунктларның исемлеге белән танышырга мөмкин:
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы https://tinyurl.com/yynzwzsp сайтының "Цифрлы телевидение” бүлегендә;
Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы https://digital.gov.ru/uploaded/files/utochnennyij-perechen-np-vne-zonyi.pdf сайтында.
Цифрлы телевидение капламалары булмаган торак пунктларда яшәүче кешеләрнең гамәлләре түбәндәгечә:
Әгәр сез цифрлы эфир телевидениесе белән капланмаган 157 торак пунктның берсендә (1 нче кушымта) яшисез икән, 2019 елның 3 июненнән эфир телетапшыруы хезмәтләреннән файдалана алмаячаксыз. Телевидениедән файдалану өчен сезгә кирәк:
1адым.
Цифрлы эфир телевидениесе каплау зонасыннан читтә урнашкан торак пунктлар исемлегендә (1 нче кушымта) үз торак пунктыңны табарга. Әлеге 157 торак пункт территориясендә яшәүче халыкның 20 телеканалны спутник телевидениесенең беренче һәм икенче мультиплексы аша бушлай карау мөмкинлеге бар. Беренче мультиплекс телеканаллары пакеты составына 10 Гомумроссия мәҗбүри мәҗбүри телеканалы керә: «Беренче канал», «Россия 1», «Матч ТВ», «НТВ», «Петербург – 5 канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель», «Россиянең Иҗтимагый телевидениесе», «ТВ Центр – Мәскәү».
Икенче мультиплекс каналлары пакеты 10 каналдан тора: REN-TV, «Спас», «СТС», «Өй», «ТВ-3», «Пятница», «Звезда», «МИР», “ТНТ Муз”.
2 адым.
Сез үз торак пунктыгызны исемлектә таптыгызмы?
1 вариант. Сез спутник телевидениесе абоненты түгел.
Ул чакта сезгә нинди оператор спутник телевидениесе к улланырга теләвегезне билгеләргә кирәк. Татарстан Республикасында Триколор, НТВ-Плюс, Телекарта яки МТС спутник телевидениесе операторлары эшли. Түбәндәге тоташтыру шартларын сайлагыз:
2 Вариант. Сез спутник телевидениесе абоненты.
Сезнең торак пунктыгвзны исемлектә таптыгыз, әмма нинди дә булса оператор спутник телевидениесенең абоненты булып торасыз? Сезгә бушлай таблицада китерелгән тариф бәяләре буенча бәләр күчү мөмкинлеге бар бушлай күчү мөмкинлеге бар:
Башка тариф планыннан күчкәндә, бушлай тариф планына күчү бәясе, сум.
Триколор – 1500; НТВ-плюс – 3500; Телекарта – 2000; МТС - 2500
Җиһазлар (спутник тәлинкәләре һәм приставканы) шул ук вакытта алыштырырга туры килмәячәк.
3адым.
Сез спутник телевидениесе операторын билгеләдегезме? Ул чакта спутник телевидениесе операторының күп каналлы телефоннарына шалтыратып (шалтырату бушлай) һәм җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга заказ бирегез:
|
Оператор |
Контакт үзәге номеры |
Интернет челтәрендәге адрес |
|
Триколор |
8-800-500-01-23 |
|
|
НТВ плюс |
8-800-222-93-26 |
|
|
Телекарта |
8-800-100-10-47 |
|
|
МТС |
8-800-250-08-90 |
https://tatarstan.mts.ru/personal/vse-akcii/sputnikovoe-tv/multiregion |
Уңайлы булсын өчен сез «МТС» ҖАҖДӘН 8-800-250-08-90 номеры буенча спутник телевидениесенә (теләсә кайсы операторлардан шалтырату бушлай) яки 0877 номеры буенча (кәрәзле телефоннардан шалтырату бушлай) тоташу өчен гариза бирә аласыз.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында «Спутник ТВ» ҖЧҖ бүлегенең 8-987-4050--10 телефоны буенча МТС спутник телевидениесенә тоташтыру хезмәте күрсәтүче белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
Тариф планнарына абонент түләвеннән башка тоташтыру нечкәлекләре белән спутник телевидениесе операторларының рәсми сайтларында таныша аласыз.
Мәгълүматны югарыда тәкъдим ителгән таблицадан карый аласыз.
Спутник телевидениесе операторының һәр операторы киселешендә җиһазларны сату нокталары исемлеген Интернет челтәрендә түбәндәге ссылкалар буенча карарга була:
Җиһазлар сату нокталары исемлеге сылтама буенча карарга була.
|
Триколор |
|
|
НТВ плюс |
|
|
Телекарта |
|
|
МТС |
https://tatarstan.mts.ru/personal/podderzhka/sputnikovoe-tv/hochu-stat-vashim-klientom/gde-kupit/ |
Спутник телевидениесе урнаштырылганнан соң, һәркем өчен мөмкин булган 20 беренче һәм икенче мультиплекслар карау буенча югары сыйфатлы хезмәтләр сезнең өчен бушлай булачак