Тормыш-театр

2019 елның 29 марты, җомга

27 март көнне П. Хузангай музеенда Халыкара театр көне билгеләп үтелде. Анда үзәк урынны шагыйрьнең тол хатыны, СССРның халык артисткасы Вера Кузьминична Кузьминаның портретын алды. Уникаль сәләткә ия булган олы шәхес музейда бик еш кунак була. Аңа хезмәт сөючәнлеге, югары профессиональлеге, тормышны тирән белүе, зирәклеге  сыйфатлары чуаш милли сәнгате хәзинәсенә кергән хатын-кызларның кабатланмас образларын булдыруда ярдәм итә. Ул рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия пьесаларында йөзләрчә төрле рольләр тудырды. Вера Кузьминичнаның казанышлары ил күләмендә генә түгел, дөнья мәдәниятендә дә урын алып тора.  Музей хезмәткәрләре шулай ук өлкәннәргә һәм балаларга 1918 елда Казанда ачылган чуаш милли театры тарихы турында сөйләделәр. Соңыннан СССРның халык артисткасының “П. Хузангай музееның хөрмәтле китабы”на язып калдырган юллар белән таныштырдылар: "Кадерле музейчылар! Бөек Хузангайның исемен югары йөртегез. Уңышлар сезгә һәм чәчәк атыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International