28 март көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле каникуллар"дигән спорт-күңел ачу чарасы узды. Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Яшь аермасы төрле булуга карамастан, ике актив команда формалашты. Чара барышында һәр катнашучыга көченә карап биремнәр табылды, шуңа күрә беркем дә читтә калмады.