Балалар иҗат йортында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Күңелле стартлар" үткәрелде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 28 мартында Балалар иҗат йортында физкультура-сәламәтләндерү эшен алга таба үстерү һәм популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Күңелле стартлар" уздырылды. Базарлы Матак авылының 4  балалар бакчасыннан  5 команда катнашты. Үз командаларына көч биреп торырга балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр, тәрбияләнүчеләрнең дәү әниләре килгән иде. Базарлы Матак авылының "Каенлык" балалар бакчасы "Җиңүчеләр" командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International