Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Шул уңайдан «Теремок» балалар бакчасында 2019 нчы елның 26 мартында “Туберкулезга юк дип әйтик” дигән чара үткәрелде.

Чарада катнаштылар:

  • Территориаль бүлек башлыгы: Нурлат районында һәм Нурлат шәһәрендә, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында баш дәүләт санитар табибы – Трифонова Анна Николаевна;
  • табиб - фтизиатр - Микушева Любовь Васильевна;
  • балалар табибы - Билданова Айгөл Таһир кызы;
  • эпидемиолог-Паксина Эллада Владимировна;
  • территориаль бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече-Абзалова Ираида Николаевна.

Зал шарлардан ромашкалар, туберкулез һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле плакатлар һәм рәсемнәр белән бизәлгән иде.

Туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар, ата-аналар өчен буклетлар рәсмиләштерделәр: "Туберкулез — җитди!" “Туберкулезны дәвалыйбыз!” “Баланы туберкулездан ничек саклап калырга?”, “Туберкулезны дәвалап була". "Мин сәламәтлегемне саклыйм һә үземә үзем булышам” дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырылды.

Чара барышында үткәрелде:

  • тәрбиячеләр катнашында " Доктор һәм пычрак» мини-спектакле;
  • балаларның  шигырьләр укуы;
  • "Коха таякчыгы”  мультфильмын карау;
  •  кече төркем балаларының "Ромашка” биюе;
  • “Куллар – куллар”  әйлән-бәйлән  биюе;
  • "Үкчә – оек” әйлән-бәйлән  биюе;
  • елан  - эстафета;
  • “Ромашка игелекле сүзләр" уены;
  • Йомаклау чарасы - флеш – моб "Нурлы кояш"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International