Мөбәрәкшин Наил Кадыйр улы истәлегенә волейбол буенча IX муниципаль турнир

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

30 март көнне Чуаш Кичүе урта мәктәбе базасында физкультура укытучысы Мубаракшин Н.К. истәлегенә волейбол буенча IX муниципаль турнир узды. Анда районның 5 мәктәбе катнашты.Хатыны Мөбәрәкшина Г. Турнирда катнашучыларга гадел һәм яхшы уеннар теләде,  Алпар урта мәктәбе директоры Гатауллина Р. М., педагогика хезмәте ветераны Вәлиева А. В., мәктәп коллективы әлеге ярышларны ел саен оештырудагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ярыш призерлары Борискино урта мәктәбе һәм Гимназия, ә җиңүче Чуаш Кичүе мәктәбе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International