Лисенков исемендәге музейда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының МБУК Лисенков СМ. Исемендәге “Туган як тарихын   өйрәнү музее"енда  “Татарстанның музей язы-2019” акциясе кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.

Чараның максаты:  район, ТАССР тарихы белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итү; ватанпәрвәрлек, үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Чарада Иске Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары һәм Яңа Салман урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары катнашты.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын тыңлау белән башланып китте, музей хезмәткәрләре балаларны ТАССР барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырдылар. Аннары музее кысаларында "Минем кече Ватаным – Әлки районы”  тематик квест узды. Балалар 40 минут дәвамында «Әлки районы»документының югалган урыннарын тутырып, маршрут битенең барлык 14 пунктын үтәргә тиеш иделәр.

Маршрут буенча тиз һәм дөрес узу өчен балаларга бер командага берләшергә,  зирәклек  һәм эрудиция күрсәтергә туры килде. . Балалар безнең район тарихы, табигать һәм мәдәният һәйкәлләре, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән якташларыбыз, район газетасы тарихы турында белемнәрен тикшерделәр.

Квест нәтиҗәләре буенча ике команда да бер – берсеннән калышмады һәм җиңүче дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International