Республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең беренче язгы ярминкәсе узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Ярминкәләрдә сәүдә кояшның беренче нурлары белән башланып китте, ә иртәнге алтыга  мәйданчык сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә гадәттәгечә шәһәрлеләр файдалана, бигрәк тә өлкән буын кешеләреннән сорау зур һәм социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбасалар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре тикшерде. Алар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аңа бәяләр белән таныштылар. Моннан тыш, барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелде.

Бигрәк тә Николай Титов Киров районындагы Батыршин урамындагы 20нче ярминкәне билгеләп үтте. Чыннан да, аны оештыруга  җаваплылык  һәм  күңел җылысын салганнар. Кунакларны тере тавышка яңгыраган татар һәм рус телләрендә җырлар белән каршы алдылар. Продукциянең зур ассортименты да сөендерде. Ә  бүгенге салкын  һавада өшеп киткәннәрне чын күңелдән бушлай  гөлҗимешле кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар. "Апа, тунгансыздыр, мөгаен, безгә кереп чыгыгыз, без сезгә чәй дә ясадык инде», - дип өлкән буын кешеләрен чәй белән сыйлады палатка хуҗалары.

Күп кенә сатып алучылар тулы азык-төлек сумкалары белән киттеләр  һәм ярминкәне үткәргән өчен җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Үз продукциясен сату мөмкинлегенә фермерлар да бик шат иде. "Үз эшләре өчен рәхмәт сүзләрен ишетү аеруча күңелле", - диләр  мәйданчыкта төнге икедән  фермерларны каршы алып, палаткалар, ценниклар һәм башкаларын урнаштырырга булышкан оештыручылар.

Мәсәлән, сатуга өр-яңа ит алып килгән бер фермерның  үлчәве кинәт сафтан чыккан. Әмма монда да югалып калмаган  Министрлык хезмәткәрләре, тиз арада мәсьәләне уңай якка хәл итте һәм фермер сәүдәне шатланып дәвам итте. Бу бер генә кечкенә мисал, асылда, мондый сораулар аз түгел, ярминкәләр оештыру зур хезмәт таләп итә. Әмма шуңа да карамастан, мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк.

Ярминкәләр сатып алучыларны киләсе шимбә көнне көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International