Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, чөнки хезмәткәрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау – һәр эш бирүченең төп бурычы. Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартларын булдыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, хезмәтне саклау өлкәсендә уңай эш тәҗрибәсен тарату, хезмәтне саклау буенча белгеч вазыйфасының абруен һәм әһәмиятен арттыру максатларында 2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән "Туризм һәм Спорт" күргәзмәсе кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019 " ХІ республика конкурсын уздыра.
Конкурста катнашу өчен 2019 елның 5 апреленә кадәр хезмәтне саклау буенча Төбәкара Ассоциациягә maot.kazan@mail.ru электрон адресы буенча гариза җибәрергә кирәк.
Оештыру җыены-1000сум
Тулырак мәгълүматны 8(843) 519-62-47, 520-79-63 телефоннары буенча белергә була.