2019 елның 30 мартында район оешмалары һәм учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Әлки муниципаль районы чемпионаты финалы узды. Җиңүче - "Борискино" командасы, икенче урынны "Альянс" командасы, өченче урынны үзәк район хастаханәсе командасы алды.