Язгы каникул вакытында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының МБУК “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда “Театр – күңел көзгесе” темасына Россиядә Театр елы кысаларында тематик экскурсияләр атналыгы узды.
Экскурсиядә Татарстанның халык артистлары Гали Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, ТРның атказанган артистлары Әнәс Галиуллин, Фәнис Кәлимуллин, Резеда Төхвәтуллина тормышы һәм иҗатына багышланган иде.