“Һәммәсен дә исемләп искә алыйк " темасына түгәрәк өстәл узды.

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “С. М. Лисенкова  исемендәге  тарихи-туган якны өйрәнү музее " МБУК да “Һәммәсен дә  исемләп искә алыйк" темасына түгәрәк өстәл узды. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, «Сувар» филиалы мөдире Нинель Мәсгут кызы Садриева Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларына үз чыгышында төрле язмышлы кешеләр, авыр яраланулар, концлагерь, әсирлек, әсирлектән кайтучыларның Ватан тарафыннан җәберләнүе, ачлык , салкынлык һәм якыннарын югалту кичерешләре турында бәян итеп, Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Ул  күренекле татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗәнигә барып тоташкан  шәҗәрәсе һәм " Сувар»музеен булдыру тарихы белән таныштырды.

Очрашу югары дәрәҗәдә узды. Балалар чыгышны кызыксынып тыңладылар, үзләренең югары эрудицияле булуларын  күрсәттеләр , сорауларга дөрес җавап бирделәр, аны үз мәктәбенә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International