3 апрельдә республиканың барлык районнарында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулу уңаеннан Бердәм консультацияләр көне узды.
БККнә килгән Татарстан халкына Росреестр, Кадастр палатасы, Башкарма комитет, салым хезмәте, шулай ук кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре консультация бирде.
Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен 150гә якын кеше мөрәҗәгать итте, шулай ук чарада Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә һәм Яшел Үзәндә актив булдылар. Барлыгы БКК үткәрү кысаларында 500гә якын татарстанлыга консультация бирелде.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Бабич билгеләп үткәнчә, Бердәм консультацияләр көне Татарстан Росреестры тарафыннан 2012 елдан башлап ел саен-язын һәм көзен үткәрелә һәм гражданнар арасында популярлык казана: "Тик соңгы вакытта без кызыклы тенденцияне сиздек: әгәр беренче елларда БККендә безгә белешмә характерындагы сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр, хәзер консультациягә еш кына суд тикшерүен таләп итүче проблемага юлыккан гражданнар ешрак килә. Һичшиксез, мөмкинлек булганда, безнең ведомство вәкилләре гражданны борчыган мәсьәләне мөмкин кадәр өйрәнергә һәм конкрет ситуациягә бәйле рәвештә гамәлләр алгоритмын күрсәтергә тырыша».
Игътибарга!
Бердәм Консультацияләр көне (БКК)-күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм алу өчен бердәнбер мөмкинлек түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ведомство колл-үзәгенә тәүлек буе түләүсез номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (8 800 -100 -34-34). Моннан тыш, һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә структур бүлекчәләр башлыклары тарафыннан үткәрелүче шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, «кайнар телефон линияләре» белән беррәттән, Татарстан Росреестры гражданнарны Интернет аша видео-кабул итә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда: интернеттан файдалану мөмкинлеге булган һәркем, өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә, видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакытта аны кызыксындырган сорауларны бирә ала. Тулырак мәгълүмат белән Идарәнең рәсми сайтында«Электрон хезмәтләр»-«Видео-кабул итүгә язылу»бүлегендә танышырга мөмкин