Тарих Музеенда үз гомерендә беренче документ тапшыру кеше тормышында зур тәэсир калдыра һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. . 14 яшькә җиткән Әлки районында яшәүчеләр беренче тапкыр үзләрен Россиянең тулы хокуклы гражданнары итеп тойдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырагач, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Әлки районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Шипигин Денис Николаевич паспорт тапшырды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы Миндубаева Ләйсән Рәфгать кызы балаларны Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды, аларны һәм ата-аналарны әлеге истәлекле дата, паспорт алу белән котлады. . Музей хезмәткәрләре тематик викторина үткәрделәр, «Россия паспортлары тарихы»фильмын күрсәттеләр.