2 апрель көнне Бибай Чаллысы авыл клубында "Спорт ул тормыш!" дип исемләнгән уен программасы узды. Балалар өчен спорт турында табышмаклар әзерләделәр, спорт эстафеталары үткәрделәр. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.