3 апрель көнне Түбән Кәчи мәдәният йорты хезмәткәрләре "Безнең кошлар" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Башта балалар белән безнең якларда яшәүче кошлар турында сөйләштеләр, шигырьләр искә төшерделәр. Соңыннан балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм кошларның яшәү урынын билгеләделәр һәм үз җавапларын дәлилләделәр. Аннан соң балалар "кошлар сөйләшүләрен тыңладылар" һәм кемнең ничек йоклавын фаразладылар.