Чуваш Кичүе урта мәктәбенең 6-8 сыйныф укучылары белән туберкулезны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде. Авыл фельдшеры Вәлиуллина Г. Ф. авыруның үзенчәлекләре һәм саклану ысуллары турында сөйләде. Барыннан да элек, организмны чыныктырырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм даими рәвештә тикшерүне үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте.