Котыру авыруын профилактикалау буенча халык өчен белешмәлек.

2019 елның 6 апреле, шимбә

Котыру-ул аеруча куркыныч кискен  инфекцион вируслы һәм үлем белән тәмамланучы авыру. Котыру чирен булдырмый калырга гына мөмкин, ә инде башланса авыруны дәвалау чаралары юк. Дөньяда котыру авыруыннан һәр 10 минут саен бер кеше үлә.

Авыру йоктыру хайван тешләгәндә,тырналган һәм  зарарланган тирегә яки лайлалы тышчага аның селәгәе эләккәндә була. Котыру чирен кузгатучы вирусның авыру хайван селәгәендә авыруның күренекле билгеләре пәйда булганчы 10 көн кала булырга мөмкин икәнлеген белү мөһим.

Кеше организмына эләгеп, вирус нерв юллары буйлап тарала, баш миенә җитә, анда үзәк нерв системасының тереклек итү-мөһим элементларының эшен боза һәм  аның нәтиҗәсе үлемгә китерә.

Вакцинопрофилактика ярдәмендә һәм кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгәндә котыру авыруын булдырмый калырга мөмкин.

Россия Федерациясе территориясендә авыру чыганагы булып күбесенчә этләр, мәчеләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр,очучы тычканнар, керпеләр, барсыклар, бүреләр тора. Сирәк очракта авыру белән сыерлар, сарыклар, атлар, төрле кимерүчеләр белән бәйләнешкә кереп, зарарланырга мөмкин.

Инфекцияне ничек кисәтергә:

1. Кыргый хайваннар белән элемтәне булдырмаска кирәк.

Теләсә кайсы кыргый  хайван үзен тыныч һәм сабыр  тотса куркыныч. Әгәр дә сез урманда төлкене, барсыкны очратсагыз-аларны кулыгызга алмагыз, сыйламагыз һәм өйгә алып кайтмагыз! Балаларга таныш булмаган хайваннар белән элемтәгә керергә ярамаганлыгын аңлатыгыз, бакча кишәрлегенә кергән керпе дә, йорт түбәләрендә яшәүче очучы тычканнар  да, паркта очраган тиеннәр дә  куркыныч тудыра.

2. Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәгез.

Хайваныгызны үзегезнең Административ округы хайваннар авырулары белән көрәш буенча ветеринария станциясендә теркәгез һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатыгыз. Хайваннарга котыру авыруына каршы прививкалар бушлай үткәрелә.

Этләрне кыска бауда гына йөртегез, ә сугышчан яки зур этләрне – авызлыкта. Йортсыз  хайваннарны контактка кертмәгез. Этләрне һәм мәчеләрне сату, сатып алу, аларның ветеринария таныклыгы булганда гына йөртү рөхсәт ителә.

Хайванның теләсә кайсы авыруы булганда, бигрәк тә котыру симптомнары барлыкка килгән очракта (үз-үзләрен тотышы үзгәрү, күп итеп селәгәй агу, йоту авыраю, көзән җыеру), ашыгыч рәвештә якындагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез, үзегез дәваламагыз.

Әгәр сезнең хайван кешене тешли икән, зыян күрүчегә үзегезнең адресыгызны хәбәр итегез һәм хайванны карау һәм күзәтү өчен ветеринария станциясенең ветеринария табибы алып килегез. Хайван хуҗасы тулы административ җаваплылыкка ия, ә зыян күрүче авыр имгәнсә  һәм үлемгә китергән очракта, хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

3. Караучысыз этләр һәм мәчеләр белән элемтәләрдән сакланыгыз!

Йортсыз этләр яки мәчеләр булган урыннарда балаларны караучысыз калдырмагыз. Балаларга шуны аңлатыгыз: үзләренә таныш булмаган хайваннарны сыйпарга, ашатырга,  өйгә алып керергә ярамый, алар авыру булырга мөмкин.

Потенциаль авыру хайваннар белән контакт булган очракта нишләргә кирәк.

Тешләгәндә, тырнаганда, селәнәй эләккәндә, тиз арада селәгәй эләгергә мөмкин булган урыннарны  сабын эретмәсе белән 15 минут, аннары агып торган суда юарга һәм водород перекисы белән эшкәртергә кирәк.  Яра кырыйларын  5 процентлы  йод төнәтмәсе белән эшкәртергә. Шуннан соң кичекмәстән яшәү урыны буенча травмпунктка, кирәк булганда, профилактик прививкалар курсын билгеләячәк травматолог-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакытында кертелгән антик вакцина гына кешенең котыру авыруыннан коткара. Антирабик прививкалар курсы никадәр иртәрәк башланса, иммунитет шулкадәр тизрәк барлыкка киләчәк, ул авыру үсешен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта котыру авыруыннан дарулар юк! Мәҗбүри медицина иминияте полисы булу-булмауга карамастан, котыру авыруына каршы прививкалар бушлай үткәрелә.

Вакцина мөрәҗәгать итү көнендә, аннары тешләгәннән  соң 3, 7, 14, 30, 90 көннәрдә кертелә; вакцина 1,0 мл, иңбаш мускулларына кертелә. Дәвалау вакытында хәмер куллану катгый тыела.

Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәү, кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән элемтәдә саклык чараларын күрү, вакытында ясалган вакцинация сезне котыру авыруыннан саклап калачак !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International