“Татарстанның музей язы–2019” акциясе һәм Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында, 2019 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" МБУК тарафыннан гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Лубян урман-техник колледжы профориентация эше җитәкчесе Гөлнур Гаянова һәм “Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары Желтухина Людмила Дмитревна белән очрашты. Алар урман хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштырдылар, әлеге һөнәрләр һәм Лубян урман-техник колледжы турында фильм күрсәттеләр, барлык балаларга уку йорты турында буклетлар тараттылар. Әлеге чара кысаларында Әлки урманчылыгы белән берлектә «Минем һөнәрем – минем киләчәгем! " дигән күргәзмә оештырылды.Балалар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксындыран сорауларын бирделәр.