“Базарлы Матак мәктәбе” МБББУендә Бөтендөнья сәламәтлек көне

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Базарлы Матак мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә, спортка зур игътибар бирелә. Укучылар өчен даими рәвештә Сәламәтлек көннәре, спортның төрле төрләре буенча ярышлар, Күңелле стартлар, шашка һәм шахмат буенча турнирлар үткәрелә. Укучылар спортны яраталар, бадминтон, каратэ, волейбол, баскетбол белән максатчан шөгыльләнәләр. Мәктәп укучылары арасында көрәш, каратэ буенча дөнья чемпионнары, бадминтон буенча чемпионнар бар. . Егетләр физкультура укытучылары белән даими рәвештә шөгыльләнәләр, республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Сәламәт яшәү рәвешенә, тәрбия бирүгә, психо-актив матдәләр куллануны профилактикалауга кече яшьтән  үк игътибар бирелә. Моның өчен акцияләр, чаралар, флешмоблар, конкурслар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International