2019 елның 8 апрелендә Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Кошлар көне үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр һәм кызыклы фактлар сөйләделәр, дәресләрдән соң биология укытучысы Сагирова Н. җитәкчелегендә 6-7 нче сыйныф укучылары мәктәп территориясендә үз куллары белән хезмәт дәресләрендә ясаган сыерчык ояларын элделәр.