Грипп сезонына алмашка талпаннар сезоны килә!

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез: иксод талпаннары – куркыныч авырулар таратучылар! Талпан тешләгәннән соң талпан энцефалиты, боррелиоз, талпан риккетсиозы, эрлихиоз һәм анаплазмоз белән зарарлану куркынычы бар. Талпаннар  кышкы йокыларыннан уянуга  җылы һәм коры һава торышы торса, активлашалар.

Табигатькә, дача участогына барганда гына түгел, шәһәрдә дә аеруча игътибарлы булыгыз: паркларда, скверларда, ишегалдында да талпаннар һөҗүм итү ихтималы бар.

Йогышлы авыру  китереп чыгаручы талпаннар кешене тешләп  вирус йоктырганда авыртуны баса торган матдә бүлеп чыгара һәм  тешләү сизелми. Бу чир урманнарда,  паркларында, шәхси бакча кишәрлекләрендә булганда, өс-киемдә торакка алып кергәндә, чәчәкләргә, йорт хайваннарының йонына талпаннар кадалганда килеп чыгарга мөмкин.

Талпан тешләү куркынычы күбрәк булган районнар да билгеле. Болар Татарстанның 30 төбәге - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре - талпан боррелиозы -республиканың бөтен территориясендә.

Талпан вируслы энцефалитына каршы иммунизация мөһим профилактик фактор булып тора һәм талпан энцефалиты булган территориядә түбәндәге эшләрне башкаручы затларга  үткәрелә: авыл хуҗалыгы, гидромелиорация, төзелеш, әзерләү, промысел, геологик, эзләнү, экспедиция, дератизация һәм дезинсекцион; грунтны чыгару һәм күчерү, урман әзерләү, урман чистарту һәм төзекләндерү, халыкның сәламәтләндерү һәм ял итү зоналары буенча эшләр.

Шәһәрдә яшәүчеләр еш кына шәһәр яны урманнарында,  паркларда, бакча кишәрлекләрендә зарарлана. Ял итү, балык тоту, бакча җәмгыятьләренә һәм башка оешмаларга эндемияле территорияләргә чыгучылар дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләрендә талпан энцефалитына каршы түләүсез нигездә прививка ясатырга мөмкин.Талпан энцефалитына каршы вакцинация курсын алдан ук үткәрергә кирәк! Ул  2 прививкадан тора – беренчесен октябрьдә ясатырга, икенчесен - 5-7 айдан соң. Прививкалар арасында  минималь интервал 1-2 ай. Вакцинация талпаннар булган  табигатькә чыкканчы   ике атна алдан ясалырга тиеш, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.

Талпан тешләгән очракта талпаннан котылу буенча квалификацияле ярдәм алу өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр талпан мөстәкыйль рәвештә чыгарылган булса, аны сакларга һәм кыска вакыт эчендә зыян күргән кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтәчәк медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Зыян күргән кешегә талпанны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә бушлай нигездә талпан инфекциясенә тикшерүгә илтергә кирәк: Казан ш., Сеченов ур., 13а йорт, көн саен 9:00 дән 16:00 гә кадәр (төшке аш 12:00-13:00).

Талпанны транспортлаганда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында каты ябылган капкачлы пластик контейнердан файдалану тәкъдим ителә.

Тикшеренүләр үткәрү вакыты-3 эш көне. Нәтиҗәгә  турындагы мәгълүматны 237 нче кабинеттагы эш көннәрендә һәм 8(843)221-79-05 телефоны буенча белергә була.

Талпаннарны лаборатор тикшеренүне алганнан соң 4 тәүлектән дә соңга калмыйча үткәрү мәслихәт.

Чыгарылган талпанны беркая да ташларга ярамый! Вакытында тикшерү уңай нәтиҗә булганда инфекцияне  дәвалау буенча тикшерүне башларга мөмкинлек бирә.

Әгәр зыян күргән кешедән алган талпан  тикшерү үткәрелмәгән булса, талпан иммуноглобулинына каршы ашыгыч профилактика үткәрү зарур.

Барлык очракларда да талпан иммуноглобулинын кертү талпан кадаган вакыттан алып 4 тәүлек дә соңга калмыйча үткәрелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда шәхси саклану чараларын үтәү зарурилыгы турында искә төшерә:  аксыл бер төсле, тәнгә ябышып торучы капюшонлы, озын җиңле һәм очлары резинка белән ныгытылган  кием кияргә. Талпаннардан саклау өчен куркыта торган  – акарицид репеллентлары кулланалар. Препаратларны куллану алдыннан инструкция белән танышырга кирәк. Үләнгә утырырга яки ятарга, биналарга өзелгәнгән чәчәкләр алып керергә ярамый. Талпаннар булу булмавын  кием-салымнан, тән һәм чәчләрдән вакыт-вакыт карап чыгарга киңәш ителә; тукталышларны үләннән һәм үсемлек үсмәгән яки комлы туфраклы коры нарат урманнарында оештырырга. Талпан инфекцияләре буенча вәзгыять Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International