7 апрель көнне Иске Тахтала авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлегеңне яшьтән сакла" дип исемләнгән тематик чара узды. Чара барышында балалар кеше өчен иң кыйммәтлесе сәламәтлек һәм алар бер – берсе белән исәнләшкәндә, сәламәтлек телиләр икәнлеген белделәр. Шулай ук сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Аннан соң балалар викториналарда актив катнаштылар.