Урманга, саф һавага!

2012 елның 6 июле, җомга

Өлкәннәрнең күңеле булган: саф урман һавасы сулап рәхәтләнгәннәр, дару үләннәре, җиләк җыйганнар, ял иткәннәр һәм бу чараны оештырган Татьяна Клянинага рәхмәт әйткәннәр.

Ә аңа кадәр интернат-йортта кече Сабантуй үткәргәннәр: приют тормышында актив катнашучыларны бүләкләгәннәр, уеннар, конкурслар оештырганнар. Ә гармунчы Николай Майоров бәйрәм итүчеләрне җырлаткан, биеткән, пешекче Ирина Салеева кайнар каймак һәм чәй белән сыйлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International