“Халык контроле” халыктан географик картада чагылыш таба торган хәбәрләр алу, төрле тәкъдимнәрне, дәгъваларны тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә. Әлеге порталга кереп фото урнаштырырга, аңа кыскача аңлатма бирергә мөмкин. Системада үз хәбәрләрен урнаштырган кешеләр, хәбәрләре буенча нидер эшләнгәннән соң, смс-хәбәр формасында яисә электрон почталарына җавап алачаклар.
Тәкъдимнәрегезне, дәгъваларыгызны урнаштыру өчен https: //uslugi.tatar.ru/open-gov/. сайтына керергә кирәк. Сайтның сул ягында кәрәзле телефон номерын кертеп теркәлү турында тәкъдим бар. Системага хәбәрегезне кертү өчен “добавить информер” дигән кнопканы, аннары хәбәр темасын сайларга, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Шуннан соң фоторәсем өстәп куярга була.