Аның белән очрашып, әңгәмәбез башлануга шуны аңладым: Николай күп сүзле кеше түгел, киресенчә, эш кешесе бугай. Ә авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык буенча белгече Фикрат Гыйниятуллин белән Лукояновның өенә килгәч, моның чынлап та шулай икәнен күрдем. Николай гаиләсе белән яшәгән өй аңа атасыннан калган, авыл уртасында урнашкан. Өй яңа түгел, әмма хуҗалыкның аны карап-төзәтеп торганлыгы күренә.
Николай безгә үткән елда такталардан корган умарта өен күрсәтте. Шунда ук кирпечтән умарталарны кышлату өчен ярымподвал тибында бина төзелгән, биредә 50 оя сыя. Аннары без аның иркен остаханәсен карап чыктык: монда электр белән эшләүче циркуляр пычкы, ышкы, бораулау станогы, бер сүз белән әйткәндә, агач эшләре остасына кирәкле барлык кораллар да бар. Остаханәнең бер почмагына иике һәм яңа умарта оялары өеп куелган. Кирәк булганда Николай аларны үзе коры юкә, усак, нарат такталардан ясап куя. Гомумән, умартачылык өчен кирәкле бөтен нәрсәне үз куллары белән эшли ул.
–Мин бик иртә йокыдан торам, умарта кортлары белән бергә, дияргә була. Тизрәк алар янына ашыгам, рәхәтләнеп, аларның гөжләгәнен тыңлыйм. Менә шулай иртә яздан көзгәчә, умарта кортларының актив чорында, мин алар белән бергә эш көнемне башлап җибәрәм, алар булганга сөенәм,–дип, бик канәгать төстә әйтеп куйды Николай Геннадьевич.
Аны гаиләләрендә өченче буын умартачы дип атасак та хатиа булмастыр. Бабасы Григорий да умартачы булган, аның эшен әтисе Геннадий дәвам иткән. Умартачылык белән апасы Галина Геннадьевна да шөгыльләнә, ул 30 оя умарта асрый.
Дөрес, шунысы да бар, Николай Геннадьевичның дәвамчысы күренми әлегә, чөнки балалары бөтенләй башка һөнәрләр сайлаганнар. Николайның үз күңелендә әнә шушы тырыш, акыллы бөҗәкләргә карата кызыксыну кечкенәдән үк туган бит. Мәктәптә дәресләре бетүгә ул тизрәк әтисе янына, умарталыкка ашыга булган. Әтисе булганда да сәгатьләр буе кортлар тирәсендә чуалган, чагуларыннан да курыкмый булган. Шулай акрынлап, беркем тарафыннан да мәҗбүриләп түгел, Николай әлеге эшнең серләрен үзләштергән һәм чын остасына әйләнгән. Умартачы булып 17 ел эшли инде ул.
Ә былтыр аның эшчәнлеге белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да кызыксына. Һәм. өенә килеп, якыннан танышып китә, эшчәнлеген киңәйтергә дигән тәкъдим ясый. Шуңа күрә быел Николай умартачылыкны үстерү өчен федераль бюджеттан каралган субсидияне алырга һәм умарталары санын арттырырга ниятли. Ә нишләп әле моны эшләмәскә ди, Николайның матди мөмкинлекләре дә, эш тәҗрибәсе дә җитәрлек бит.
Холкы белән Николай Геннадьевич бик сөйкемле кеше, ачык, аралашучан. Үзен умартачылыкка багышларга теләгән кешедән зур тырышлык, түземлек, төгәллек тә сорала бит. Николай белгәнен яшереп тора торган кеше түгел, һәрчак тәҗрибәсе белән уртаклашырга, файдалы киңәшләрен бирергә әзер ул.
Умартачылыкка игътибар әлләни җитди түгел, мөгаен, Николай Лукоянов кебекләр тырышлыгы гына саклый һәм камилләштерәдер бу тармакны. Соң, “язмышы” тулысы белән табигать шартларына бәйле бу эшчәнлек белән һәркем дә шөгыльләнә алмый бит. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә онытып бетермәсеннәр иде умартачыларны, ешрак семинар, укулар үткәрсеннәр иде. Максатчан һәм конкрет эшләгәндә генә умартачылыкны престижлы тармак итәргә була. Ә Николай Лукоянов кебек осталар күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклашырга, гамәли ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер.