Шәхси хуҗалыкларда 2990 баш сыер исәпләнә. Хәзерләүчеләр көн саен халыктан 20 тоннадан артык сөт җыеп, эшкәртүчеләргә озаталар. Һәр сыерга исәпләгәндә җидешәр килограмм продукция дигән сүз бу. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык авыл җирлекләренең дә күрсәткечләре “плюс” белән бара. Иң югарысы Яңа Салман авыл җирлегендә - алар былтыргы унконлек белән чагыштырганда сөтне 1314 килограммга күбрәк хәзерләгәннәр. Биредә һәр сыердан 20 киллограммга якын сөт тапшырганнар. Шулай ук Иске Алпар, Иске Чаллы, Ташбилге, Иске Камка авыл җирлекләрендә сөт хәзерләү күрсәткечләре югары – һәр сыердан көн саен 8-10 ар килограмм продукция җыела.
Шул ук вакытта Борискино, Югары Колчурино, Иске Матак, Түбән Кәчи авыл җирлекләрендә асралучы һәр сыердан көн саен нибары 2,5-3,5 кг сөт җыела. Димәк, бу эшкә тиешле игътибар юк.
Ә сөт хәзерләүгә җитди алынганда гаиләләр өчен сизелерлек керем чыганагына әйләнә бу эш. Әйтик, соңгы айларда халыкка сөт өчен 600 меңәр сумнан артык акча таратылды. Шуның өстенә республика бюджетыннан һәр сыерга исәпләнгән акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Аның күләме 680 сум. Димәк, ай саен районда яшәп сыер асраучылар 2 миллион сумнан артык ярдәм ала дигән сүз (май, июнь айлары өчен акча таратылган, инде июль аена документлар әзерләнә).