Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.

2019 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге башлыгы А. Н. Петухов катнашында агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карап чыкты. Эш барышында комиссия тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген, машина-трактор паркларының торышын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү шартларын бәяләде, эш планнары, орлык материаллары һәм ашламалар булу белән танышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Хузангай ҖЧҖ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International