Лисенков исемендәге музейда Космонавтика көне үткәрделәр.

2019 елның 12 апреле, җомга

Космонавтика көне, 2019 елның 12 апреле, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " МБКУ ендә бик бай эчтәлекле үтте. Музей хезмәткәрләре Космонавтлар һәм МКС (Халыкара космик станция) турында ветераннар советы рәисе җитәкчелегендәге  Демидовка авылы пенсионерлар төркеме, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары һәм Базарлы Матак авылының " Ромашка» балалар бакчасы өчен Космонавтика залы буйлап видиоролик ярдәмендә «Космоска сәяхәт» экскурсиясен уздырдылар.

Космонавтика көненә багышланган «Космик әкият»район иҗади конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2019 елның 1 мартында игълан ителгән иде, өч номинация буенча үткәрелде: рәсем, инша һәм декоратив-гамәли иҗат; өч яшь төркеме буенча.

Конкурста районның 10 мәктәбеннән 60 укучы , 1 балалар бакчасы укучысы һәм 1 коллектив эш катнашты. Балалар бик тырыштылар, безгә 70кә якын эш җибәрделәр. Борискино, Түбән Әлки, Карга, Түбән Кәчи, Чуаш Борнае, Иске Әнҗерә, Иске Матак мәктәпләре укучылары аеруча актив катнашты.

Балалар үз эшләрендә фантазия, белемнәрен һәм космик дөньяның  серле булуын күрсәттеләр. Конкурска йомгак ясаганда сәнгать дәрәҗәсенә, башкару техникасына һәм эшнең оригинальлегенә аеруча игътибар бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча укучылар грамота һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләнделәр. Чараның максаты: балаларның игътибарын кеше һәм космос үзара бәйләнеше темасына җәлеп итү, танылган якташларның тормышы һәм эшчәнлеге мисалында илебез космонавтика казанышларын популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International