“Әлки хәбәрләр " газетасына икенче яртыеллыкка язылу башланды.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән «Әлки хәбәрләре» газетасына 2019 елның икенче яртысына язылу башланды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, яңадан сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм алга таба бергә булырга, хезмәттәшлеккә чакырабыз. Атнага ике тапкыр татар һәм рус телендә чыгучы «Әлки хәбәрләре» газетына языласыз икән, сез һәрвакыт район вакыйгалары һәм яңалыкларыннан хәбәрдар булырсыз.

Газета даими рәвештә районның төрле тармаклары эшчәнлеге, Сезне кызыксындырган проблемалар һәм мәсьәләләр, фидакарь хезмәт белән дан казанган әлкилеләр турында яза. "Әлки хәбәрләре" - район тормышын тулысынча яктыртучы бердәнбер басма.

Атна саен газетаның җомга саны белән сез республикада һәм илдәге мәгълүматны яктырткан  “ Атна вакыйгалары”  кушымтасын да аласыз.

Газетага язылуны районның почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә була. Шәхси әбүнәчеләр өчен ярты елга язылу бәясе-726 сум, оешмалар өчен – 816 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International