"Тычкан” бизгәген профилактикалау турында.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба – идарә) искә төшерә: республика территориясе бөер синдромлы геморрагик бизгәк табигый чыганагы булып тора (алга таба БСГБ).

Табигатьтәге тычкан бизгәге вирусы чыганагы булып: катнаш урманнарда яшәүче җирән кыр тычканы (рыжая полевка), шулай ук кыр тычканы, сары тычканы, гади, йорт тычканы, соры күсе тора, шуңа күрә чирне «тычкан» бизгәге дип атыйлар.

Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк-вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк аеруча куркыныч табигать-чыганак инфекцияләре төркеменә керә. БСГБ  яфраклы һәм катнаш урманнарда, урман-дала ландшафтларындагы табигать чыганакларында формалаша.

Геморрагик бизгәк кешеләрнең авырулары ел дәвамында, ә  яз –көз айларында күбрәк тә  теркәлә. Авырулар санының эпидемик үсеше кимерүчеләр үрчү өчен уңай булган, аларның саны артуга китерә торган елларга туры килә.

Агымдагы елның язына фаразлар буенча, һава торышы һәм азык шартлары яхшы булганда, вак  кимерүчеләр санының артуы көтелә. Еш кына кеше тычкан бизгәген вирус  белән зарарланган тузан сулаганда, шулай ук кимерүчеләр  пычраткан су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда йоктыра. Авыру күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, бакча һәм бакча кишәрлекләрендә эш иткәндә, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыю өчен урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә килеп чыга. Зарарлану мизгеленнән алып авыру башланырга кадәрге чорда 7 — 25 көн, уртача 17 көн, сирәк очракларда 40 көн тәшкил итә.

Авыру тән температурасы 38-40° ка кадәр күтәрелү, калтырау, кискен баш авырту, мускулларда авырту белән башлана. Йөзнең, муенның өске яртысындагы гиперемия (кызыллану) күзәтелә. Күзләр ялкынсылана (“куян күзләре"). Авырулар өлешендә күз күреме начарая ("күз алдында нокталар сикер”, “томандагы кебек күрү"). Башлангыч чорда геморрагик бизгәке грипп белән бик еш бутыйлар. Кайбер очракларда борыннан кан килә, бәвелдә кан барлыкка килә. Авырулар корсактагы һәм бил өлкәсендә авыртуларга зарлана. Сидек күләме кискен кими, авыр очракларда анурия  — сидек бүлеп чыгару тулысынча туктый. Клиник күренешләрнең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручыларны дәвалау хастаханә шартларында башкарылырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.БГСБ белән  авыручылар  башка кешеләр өчен куркыныч тудырмый.

Зарарлануны кисәтү максатларында профилактик чаралар комплексын уздыруны тәэмин итәргә кирәк:

Урманга барганда савыт-саба һәм ризыкның шәхси гигиенасын төгәл үтәргә, аларны үләнгә, агач төпләренә куймаска кирәк. Бу максатлар өчен клеенканы кулланырга кирәк.

Язын сезон башланыр алдыннан дача биналарын дезинфекция чаралары кулланып (3% хлорамин эретмәсе, хлор известь һ.б.) яхшылап юарга киңәш ителә.

Бакча, ярдәмче биналарны, гаражларны, базларны җыештырганда 4 катлы бәйләвеч марля һәм резин перчаткалар  кияргә киңәш ителә. Урып-җыю вакытында азык кабул итәргә, тәмәке тартырга кирәкми.

Шул ук шәхси профилактика чаралары печән, салам ташуда, урман әзерләүдә, яшелчә җыюда һәм башкаларда да кулланыла.:

Торак һәм ярдәмче биналар, ишегалды участоклары, бигрәк тә шәхси йорт биләмәләреннән чүп-чарны вакытында чыгарырга

Кимерүчеләрнең торак биналарга һәм хуҗалык корылмаларына үтеп керү мөмкинлеген бетерергә, моның өчен вентиляция тишекләрен һәм башка тишекләрне  металл челтәр белән капларга  кирәк.

Кимерүчеләргә туенган яки пычраткан  азык – төлекне  куллану катгый тыела. Эчә торган  су кайнатылганбулырга тиеш.  Азык-төлекне кимерүчеләр керми торган урыннарда сакларга кирәк.

Төн кунган өчен куаклык булмаган урман участокларын, кимерүчеләрдән азат булган коры җир сайларга кирәк. Печән һәм салам өемнәрендә төн кунарга ярамый.

Тычкан бизгәген ышанычлы кисәтү өчен дачалар, бакчалар, шәхси корылмалар территорияләрендә барлык мөмкин булган чаралар белән кимерүчеләрне юк итәргә кирәк.

Үзегезне саклагыз!     Исән булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International